Пенсияләр турында

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсиянең индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсия, өстәмә (доиндексация) алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International