Лениногорскилылар ничек кышны озатты?

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

"Яшьлек" паркы территориясендә «Күлләр янында кышкы уеннар»узды.  Халык бергәләп зарядка ясадылар, «Лениногорск» санаторие инструкторлары белән скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр, шулай ук олимпия резервы мәктәбе укучыларының трамплиннан сикерү тамашасын карадылар.

Балалар белән гаиләләр «Тау» туризм станциясеннән мини-эстафетада катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, ватрушкаларда шудылар һәм саф һавада күңел ачтылар. Ахырдан тәмле пылау ашадылар һәм кайнар чәй эчтеләр.

Архитекторлар җирле халык белән таныштылар һәм быел Бөтенроссия конкурсында Лениногорск тәкъдим иткән төзекләндерү проекты турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International