"Исток-Башлангыч"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Сабира Шәфигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилей көнендә Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы, Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре сугыш ветеранын котладылар. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген тапшырдылар.
Сабира Шәфигулла кызының бөтен гомере авыр хезмәттә, авырлыкларда һәм мәшәкатьләрдә узган. Иртә тол калган, улын югалткан, бер кыз тәрбияләп үстергән. Кичергәннәренә карамастан, ул бүген тормышка сөенә, киләчәккә өмет белән карый.