Аграр предприятиеләр авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча сөйләште

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Лениногорскида орлык җитештерү заводы базасында, Владимир Рослов фермерлык хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды.

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе директоры Юрий Еров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, “Россельхозцентр”дан, шулай республиканың орлыкчылык хуҗалык белгечләре катнашты.

Семинарда сүз авыл хуҗалыгы җирләрен саклау, арттыру, аларның уңдырышлылыгын урман мелиоратив чаралар белән арттыру юлы турында барды. Күпьеллык үләннәрнең орлыгын һәм орлык материалын әзерләү проблемалары һәм тәҗрибәсе, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын чистарту, калибрлау һәм зарарсызландыру методлары һәм технологияләре турында да сөйләштеләр.

 Катнашучылар фермерлык хуҗалыгының орлык җитештерү заводын карадылар, монда ГОСТ таләпләренә туры китерерлек итеп орлык материалын әзерләү белән таныштылар. Заводтагы чит ил җиһазы һәм орлыкларны карадылар. Барнаулдан килгән вәкилләр орлык чистарту җиһазы турында сөйләп, аны тәкъдим иттеләр.

Семинарда катнашучылар таш җыя торган техниканың төзелеше белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International