Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен, Россиядә мәчеләр көненә багышланган, «Мәчеләр йөри битләр буйлап» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр.
Песиләр кеше белән янәшә инде күп йөз еллар дәвамында яши. Бу хайваннар кимерүчеләрдән азык-төлекне саклый, кайбер авыруларны дәваларга булыша һәм хуҗаларны үзләренең булуы белән сөендерә. Кешеләрнең аларга мәхәббәте шулкадәр зур ки, алар хөрмәтенә махсус бәйрәм - мәчеләр көне оештырылган.
Китапханәче балаларны песиләр турында риваятьләр, аларның кеше торагында ничек барлыкка килүе, мәчеләрнең гадәти булмаган сыйфаты һәм башка илләрдә песиләр көнен ничек бәйрәм итүләре белән таныштырды. Бу чарада балалар үзләренең фантазияләрен уеннарда күрсәттеләр.
Шулай ук балалар мәчеләр очрый торган әкиятләр, хикәяләр һәм мультфильмнарны искә төшерделәр.