Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография»милли проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыра

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк. 

РФ Хөкүмәте «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында уку үтә алачак гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтте:

- 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар;

- 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;

- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар.

Моннан тыш, программада 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Программада катнашу өчен, "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформада шәхси кабинет аша уку узу турында гариза бирергә кирәк: https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/ .

Шулай ук һөнәри ориентация, эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу өчен мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Федераль программаның төп максаты-гражданнарга булган белемнәрен, компетенцияләрен һәм күнекмәләрен үстерүдә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International