Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә тәмәке тартуны профилактикалау буенча чара узды

2022 елның 11 марты, җомга

10 нчы март көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова тәмәке тартуны кисәтү һәм файдалы гадәтләрне формалаштыру максатыннан балигъ булмаганнар өчен 4 нче номерлы участокта  чара уздырды.

Балалар үсеп килүче организм һәм тулаем шәхес өчен тәмәке тарту куркынычы факторлары турында белделәр.

Соңыннан очрашуда катнашучылар, манипуляцияләү мөмкинлеген булдырмас өчен, кеше ия булырга тиеш булган сыйфатларны билгеләделәр. Материалны ныгыту өчен социаль педагог барлык катнашучыларга да  белешмәлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International