Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Социаль челтәрләрдә куркыныч төркемнәр, нәрсәгә игътибар итәргә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Очрашу барышында катнашучылар "куркыныч төркемнәр" турында видео ролик карадылар. Интернетта нинди куркыныч янавын тикшерделәр.
Ахырда ата-аналарга үз ягыннан контрольне көчәйтергә, монитор каршында үткәрү өчен бүлеп бирелгән вакыт санын төгәл билгеләргә тәкъдим ителде.