Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Чарада якташыбыз, көмеш Олимпия призеры Данил Садриев, шулай ук Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Чаңгыда трамплиннан һәм ике төр ярыштан сикерү федерациясе президенты ӘнӘс Вәлиев, «Олимпия резервы» мәктәбе директоры Андрей Федорук катнашты.
Олимпиадада уңышлар - тренерларның, спорт федерацияләренең, клубларның һәм учреждениеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул спортчыларга ярышларда ярдәм күрсәткән һәм һәрвакыт янәшәдә булган туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерде.
«Без Татарстанны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз. Алда әле сезне бик күп җиңүләр көтә. Сез киләчәктә дә безгә онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәксез, республика һәм илнең спорт казанышлары тарихын тудырачаксыз», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.