2022 елның 15 мартында "Гадел цифрлы финанс хезмәтләре" ("Fair Digital Finance") девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны үткәрү кысаларында 2022 елның 14-25 март көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16-30 сәгатькә кадәр 5-36-64 номеры буенча кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә аларның хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратуларны һәм консультацияләрне кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге бинасында (ТР, Лениногорск ш., Менделеев ур., 37 каб.3 (СЭС бинасы) «Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне» оештырылачак, аның барышында һәр граждан товарны кире кайтару, язмача претензияләр төзү, судка дәгъва гаризасы бирү тәртибенә кагылышлы барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча түләүсез консультация алырга мөмкин. Чараның үткәрелү вакыты: 2022 елның 16 марты, 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, «ачык ишекләр " нең бердәм көнендә гражданнарны кабул итү алдан язылу (885595)5-36-64 телефоны буенча башкарылачак.