Лениногорскида янгын чыкты

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 елның 08 мартында 09 сәгать 03 минутта 66 янгын сүндерү частеның элемтә пунктына  Лениногорск шәһәре, Краснодонский тыкрыгы, 6 йорт адресы буенча шәхси йорт януы турында хәбәр килде.

Янгынны сүндерү вакытында аңын югалткан бер кеше табыла. Ул тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырыла. Бераздан аның йорт хуҗасы булуы ачыклана. Кызганыч,  ул хастаханәдә үлә

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International