«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс уздыра.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.
Конкурс Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусын һәм вәкаләтләрен алу мөмкинлеген бирә. Җиңүчеләр республика ведомстволарында стажировка узу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге, идеяләргә эксперт бәясен алу, грант конкурсларында катнашу, квалификация күтәрү курслары һәм белем бирү программалары узу мөмкинлеге алачак; республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә катнашу, алга таба үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган.
Конкурс биш этаптан тора:
1 этап-заявка кампаниясе;
2 этап-сайлап алу этабы;
3 этап-конкурс этабы;
4 этап-белем бирү этабы;
5 этап-бүләкләү тантанасы.
Конкурсның заявка кампаниясе 2022 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга кирәк: https://atmrt.ru/youngassistant к