Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында үзәк педагог-психологлары 2,6,7,11 нче ТОС вәкилләре белән берлектә төрле яшьтәге хатын-кызлар өчен «Тормыш шатлыгы»дигән темага чара үткәрделәр.
Әлеге чара эмоциональ халәтне көйләү, эчке киеренкелекне бетерү, үз-үзеңне бәяләү һәм эчке ресурсны тикшерү, килеп туган проблемаларны өйрәнү, потенциаль мөмкинлекләрне ачу һәм үстерүгә ярдәм итте.
Сөйкемле ханымнар барлык үткәрелгән дәресләрдә дә актив катнаштылар. Аннан соң бергәләп чәй эчү оештырылды, анда хатын-кызлар үзләренең тормыш тәҗрибәсе һәм изге теләкләре белән уртаклаштылар.
8 Март бәйрәме кысаларында «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары бәйрәм акциясе үткәрделәр - урамнарда гүзәл затларыбызга белән лалә чәчәкләре тараттылар.