Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Яз бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бу көнне без сезнең матурлыгыгызга, зирәклегегезгә, сабырлыгыгызга сокланабыз. Сез ир-атларны иҗатка рухландырасыз, авыр минутларда ярдәм итәсез, тормышны яхшырак, тыныч һәм бәхетлерәк итәсез. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә һәм өй учагы кебек кыйммәтләр сакланып килә.
Лениногорск хатын-кызлары районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Гүзәл затлар табиб һәм педагог, инженер һәм төзүче, галим, артист, эре предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре булып торалар, хокук саклау структураларында хезмәт итәләр.
Күп балалы аналарга һәм гаиләләрдә тәрбиягә бала алганнарга аерым хөрмәт. Бу - чын батырлык!
Өлкән буын хатын-кызлары - Бөек Ватан сугышы елларында илебезне батырларча саклаган, тылда хезмәт итеп, илне торгызган ветераннарга, сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә - хөрмәтебез зур, без сезнең алда башыбызны иябез.
Кадерле хатын-кызлар! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим. Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелегездә һәрчак яз булсын. Бәхетле булыгыз!