Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Лениногорск районының гүзәл затлары өчен Мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты булды.
Бәйрәмне Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәеновның җылы котлаулары белән башлап җибәрде.
«Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим. Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелдә һәрчак яз булсын!",- дип төгәлләде ул чыгышын.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. «Ак Калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе әгъзалары Лилия Әфәндиева, Сәрия Миргасимова һәм Зилә Мөдәрисова шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынны милли кыйммәтләр рухында тәрбияләүгә керткән өлешләре, районыбызның республика бәйгеләрендә һәм күргәзмәләрендә лаеклы чыгыш ясаулары өчен Лениногорск районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Хатын-кызларны бәйрәмнәре белән котларга Лениногорск шәһәренең «Әтиләр советы» иҗтимагый оешмасы исеменнән Юрий Гаврилов һәм Фәнис Нәбиуллин да килгән иде.
Концерт барышында шәһәр һәм район үзешчәннәре башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең дәртле номерлары белән сөендерде. Җыелган тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.