ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 6 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар, урыны белән буран, көндез урыны белән бераз кар явачак.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 м, көчәйгәндә 17-22 м, көндез урыны белән 18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, көндез максималь һава температурасы -9..-12˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.