Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан якташыбыз, тыл хезмәтчәне Гайсина Фатыйма Сәлах кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Ул 1927 елның 4 мартында Лениногорск районының Сугышлы авылында күп балалы гаиләдә туа.
Сугыш вакытында Фатыйма Сәлах кызы колхоз кырларында эшли, печән, башак җыя. Моның өчен Фидакарь хезмәт өчен медале бар.
Сугыштан соң Бөгелмәдә маляр булып эшли.
Ире белән бергә 7 искиткеч бала тәрбияләп үстергәннәр, ул «Ана медале»медале белән бүләкләнгән.
1977 елда Лениногорскка күчеп килә. Озак еллар тимер юл станциясендә эшләгән һәм пенсиягә киткән.
Фатыйма Сәлаховнаның 9 оныгы, 12 оныкчыгы бар һәм алар уңышлары белән куандырып торалар.
Юбилярны 4 нче ТОС рәисе урынбасары, тимер юл станциясе вәкилләре котлады.
Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.