2-3 март көннәрендә «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең "Кыллы уен кораллары" конкурсында Лениногорск музыка мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясады.
Скрипкачылар:
1 дәрәҗә лауреаты – Усманова Мәликә
Дипломантлар-Слабодина Даниэлл һәм Майорова Полина
Скрипка укытучысы-Хәсәнова Розалия Әхмәдулла кызы, Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучысы, концертмейстер - Аганина Гөлфия Фиолетовна, Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучысы.
Шулай ук «Созвучие» скрипка ансамбле «Кече формадагы ансамбльләр» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды һәм «Салават күпере»скрипкачыларның гомуми ансамбле 2 дәрәҗә лауреат булды.
Скрипка укытучысы-Хәсәнова Розалия Әхмәдулла кызы, Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучысы, концертмейстер - Самохвалова Диләрә Фәрхәт кызы, Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучысы.
Лауреатлар һәм катнашучыларны котлыйбыз. Конкурста катнашучыларның барысына да яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!