7 мартта Лениногорскида "Күл буенда кышкы уеннар" фестивале узачак

2022 елның 4 марты, җомга

Хөрмәтле Лениногорск халкы һәм кунаклары! 7 март көнне Сезне шәһәрнең иң матур урыннарының  берсе - югары буалар каскадында узачак гаилә фестиваленә чакырабыз! Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Фестиваль сәламәт яшәү рәвешенә багышланган. Яшьлек паркында зарядкадан һәм скандинавия йөрешеннән башлыйбыз, анда һәркем туристлык мини-эстафетасында катнаша алачак. Ә алга таба үзәк күлгә узабыз һәм кышкы йөзү клубының су коенуын карыйбыз.
Соңыннан бергәләп трамплиннан сикерүләрне карыйбыз һәм кайнар ризык белән сыйланачакбыз!

Фестиваль кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелә. Проект җиңгән очракта, Лениногорск өчен әлеге территорияне төзекләндерүгә акча бүлеп биреләчәк.

Сезнең фестивальдә актив катнашуыгыз шәһәргә җиңүгә якынрак булырга ярдәм итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International