Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов язгы кыр эшләренә әзерлек буенча эш планнарын кабул итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрдәнов катнашты.
Киңәшмәдә «Август-Агро» ҖЧҖ, «Сатурн-Урал» ҖЧҖ, «Маркс»ҖЧҖ эш һәм планнар турында чыгыш ясадылар. Аграрийлар киләсе сезонга керешкәнче, узган елга йомгак ясадылар.
Киңәшмәдә шулай ук яңа чәчү мәйданнарын кулланышка кертү, орлыклар җитештерү һәм куллану, минераль ашламалар һәм саклау чараларын куллану турында да фикер алыштылар.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта, бөртекле культураларның чәчү мәйданнарын саклап калырга яисә арттырырга, язгы кыр эшләрен башкаруның барлык комплексына кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә, шулай ук куркынычсызлык техникасына һәм янгын куркынычсызлыгына игътибар итәргә кирәк.
Район башлыгы үз чыгышына йомгак ясап, урыннарда басуга чыгу алдыннан, көз көне үстерелгән бөтен уңышны җыеп, сыйфатлы азык әзерләргә кушты. Киңәшмәдә куелган бурычларны хәл итеп, анда катнашучылар уртак көч белән алда торган язгы кыр эшләрен уздыру стратегиясен эшләргә тырыштылар