ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 4 мартта болытлы, төнлә аязучан көн булачак. Урыны белән бераз кар көтелә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-9, аязган вакытта -12, көндез максималь һава температурасы 0..-3 градус.
Юлларда бозлавык.