"Логос" үзәге белгечләре яшүсмерләр өчен тренинг үткәрделәр

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында үзәкнең педагог – психологлары Диләрә Мортазина һәм Ирина Седова «риск» төркеме яшүсмерләре белән суицидны профилактикалау буенча психологик тренинг үткәрделәр.

Дәрес барышында балалар үзләренең тормыш девизын, тормышның төп принцибын булдырдылар, Д.Соколовның  әкиятенә анализ ясадылар, шулай ук төрле уен ситуацияләре үткәрелде.

Балалар күнегүләрдә һәм уеннарда катнаштылар, биремнәр үтәделәр. Әлеге тренингтан соң педагог-психологлар балаларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International