Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә:
Су басу куркынычы булганда:
Тынычлык саклагыз, күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итегез;
Документлар, кием-салым, иң кирәкле әйберләр, берничә көнгә азык-төлек запасы, медикаментлар әзерләргә кирәк. Документларны су үткәрми торган пакетта салыгыз;
Электр тогына тоташтырылган барлык приборларны өзегез;
Кыйммәтле күчемсез милекне чердак һәм түбәләргә менгезеп куегыз;
Хуҗалыгыгыздагы малларны калкулыкка куыгыз;
Мөмкинлек булса, су басу вакытында туганнарга, дусларга, танышларга күчәргә кирәк.
Теләсә нинди хәлдә тынычлыкны саклагыз! Барлык хәлләр турында 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша хәбәр итегез.