Лениногорскида яшәүче бер ханым мошенникларга ярты миллион сум акча күчергән

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорскида яшәүче 53 яшьлек ханым  акчаларын арттырырга теләп, мошенниклар хәйләсенә  эләккән.

Хатын-кыз, социаль челтәрдә брокер компаниясе рекламасын күреп, сылтама буенча уза һәм анда үзенең телефон номерын калдыра. Тиздән аның белән "биржа платформасы вәкиле" элемтәгә кереп, табыш алу схемасы турында сөйли. Шулай итеп, шалтыраткан «аналитиклар» һәм «кураторлар» күрсәтмәләре буенча, зыян күрүче төрле суммада акча сала.  Әмма, ханым барлык инструкцияләрне  үтәп, акчаны күчерсә дә, аның счетына акча кире кайтмый.  Әлеге ханым мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Аңа барлыгы 500 мең сумнан артык зыян килгән.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга чакыра.

Таныш булмаган кешеләргә акча күчерергә ашыкмагыз!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International