Безнең район ишегалларының адресларын dvor сайтында "Документлар" бүлегендә урнаштырылган. Әгәр сорауларыгыз булса, тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-5-2020 номеры буенча шалтыратыгыз яки Instagram-аккаунтка @dvor.tatar языгыз.
Эшләр башланырга 2 айдан да кимрәк вакыт калды, хәзерге вакытта проектлаучылар төзекләндерү схемаларын эшлиләр, аннары алар сезгә тәкъдир ителәчәк, фикерләрне исәпкә алып, эшләп бетерү планлаштырыла. Проектлаучылар белән очрашуларның күп өлеше узды инде, сезнең ишек алды буенча фикер алышу булыр алдыннан, кисәтәчәкләр - подъездларда белдерүләр булачак.
Төзекләндерүнең схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район хакимияте тәкъдим итәчәк.
Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк. 2022 елда әлеге программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.