Лениногорск районында язгы ташу март ахырында көтелә

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Лениногорск районының су объектларында язгы ташу март ахырында башланыр дип көтелә. Алдан фаразлаулар буенча, су басу зоналарына Лениногорск районының 15 торак пункты эләгә.
Лениногорск районы территориясендә 2022 елның язгы чорында язгы ташу күренешләренә бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгының  карары белән «Ташу»оператив планы расланды.
Язгы ташу чорында мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен район территориясендә көч һәм чаралар төркеме төзелде. Районның 5 торак пунктында (Сугышлы, Керкәле, Туктар Урдаласы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк) хәбәр итү системалары урнаштырылды
2022 елгы язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздыруга әзерлек максатыннан, 2021 елның җәйге-көзге чорында авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан елгаларны чистарту буенча эш башкарылган иде.
Гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 21 марттан 6 күзәтү посты эшләячәк.
Теләсә нинди хәлдә үзегезне тыныч тотыгыз, паникага бирелмәгез! Ул-бу була калса, 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша хәбәр итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International