Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Лениногорск муниципаль районы халкы һәм үз исемемнән тормышыгыздагы күренекле вакыйга – 65 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Туган республикасы һәм аның халкы язмышы өчен җаваплы лидер, үз эшенә намуслы һәм фидакарь хезмәт итү үрнәге булган уникаль җитәкче. Әлеге сыйфатлар, Сезне, Татарстан Республикасы Президенты буларак, тулысынча характерлап бетерә алмый. Төрле илләр һәм Россия төбәкләре өчен – Татарстан сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтара һәм һәм конфессияара дуслык, үзара хөрмәт һәм намуслы партнерлык мөнәсәбәтләре үрнәге булып тора.
Рөстәм Нургалиевич, Сезнең ярдәмегез белән, илкүләм проектлар һәм зур масштаблы республика һәм федераль программалар елдан-ел уңышлырак тормышка ашырыла. Лениногорскилылар шәһәр һәм райондагы мөһим сорауларны хәл иткәндә Сезнең ярдәмегез һәм катнашуыгызны тоялар.
Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләргә рөхсәт итегез.