Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Өй икътисады» дигән социаль технология актив тормышка ашырыла.
2022 елда әлеге технологияне гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының 18 кешесе социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменнән файдаланды. Аларның 14е хезмәт хакы күбрәк булган эшкә урнаштырылды, 4 граждан үз бизнесын ачу өчен каралган түләүләрдән файдаланган.
Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча бөтен кирәкле консультацияне ТР, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча, шулай ук 8(85595)5-48-74 телефоны буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.