Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилейлары белән котладылар

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераннары Николай Васильевич Никонов һәм Владимир Сергеевич Каравашкин юбилейларын билгеләп үттеләр.

Николай Васильевич 1927 елның 28 февралендә Саратов өлкәсе Матвеевка авылында туган. Армиядә хезмәт итә, аннан Лениногорскка күчеп килә. 1944-1950 елларда Кара диңгез флотында хезмәт итә. Гомере буе электрчы булып эшләгән, ә соңгы эш урыны -  «Лениногорскнефть» идарәсеннән лаеклы ялга киткән.

Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар.

Николай Васильевичны 95 яшьлек юбилее белән «Лениногорскнефть»идарәсенең ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев, 5 нче ТОС рәисе урынбасары Маргарита Шпырна котладылар.

Владимир Сергеевич 1932 елның 26 февралендә Оренбург өлкәсенең Заглядовка авылында туган.

Ул кечкенәдән техника белән кызыксына, шуңа Бөгелмә шәһәре машина йөртүчеләр курсларына укырга керә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь шоферны Бөгелмә автотранспорт предприятиеләренең берсе Баулы филиалына җибәрәләр.

Сугыштан кайткач, Бөгелмә шәһәрендә «Татнефть» берләшмәсенең автотранспорт конторасында эшли башлый. 1979 елда Лениногорскига күчеп килә һәм Ромашкино РРНУсында товар-транспорт операцияләре буенча урынбасары булып урнаша, 1994 елда  лаеклы ялга китә.

Тормыш иптәше Нина Васильева белән 65 елдан артык бергә гомер иткәннәр, ике бала һәм 4 онык тәрбияләп үстергәннәр.

Владимир Сергеевичны 90 яшьлек юбилее белән 8 нче ТОС җитәкчесе Людмила Просвирина котлады.

Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярларга нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе теләде һәм бүләкләр, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International