Грек-рим көрәше буенча ярышлар нәтиҗәләре

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2012 елның 22 февралендә Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәгенең спорт мәктәпләре арасында спорт көрәше (дисциплина: грек-рим көрәше) буенча Ачык беренчелек үтте. Беренчелектә Татарстанның 11 шәһәреннән 167 спортчы катнашты.

Лениногорск шәһәрен 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Носов Александр, Антонов Павел, Лобанов Николай үз үлчәү категорияләрендә беренчелекне яуладылар. Мортазин Радмир һәм Иванов Кирилл 27 кг. га кадәр һәм 57 кг. нан артык авырлык категорияләрендә 2 нче урынны яуладылар һәм 48 кг. га кадәр авырлык категориясендә Пикалев Илья 3 нче урынны яулады.

25 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча республика турниры булып узды. Беренчелектә Татарстанның 10 шәһәреннән 157 спортчы катнашты.

3 нче комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Антонов Павел (35 кг. га кадәр авырлык категориясе) – 1 урын, Зубаровский Макар (62 кг. га кадәр авырлык категориясе) - 2 урын яулады.

Егетләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International