Лениногорск районының коммерцияле булмаган оешмаларына 15 февральгә кадәр хисап тапшырырга кирәк

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерцияле булмаган оешмаларга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән формалар буенча һәм тәртиптә үз эшчәнлекләре турында 2022 елның 15 апреленә кадәр хисап бирү бурычы турында хәбәр итә.

Хисапның актуаль рәвешләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/node/2523.

Коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан хисапларны тапшырмау (вакытында тапшырмау) өчен административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International