7 нче мәктәп укучылары командасы интеллектуаль Олимпиада призеры булды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

25 февральдә Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль Олимпиадасы узды.

Чара укучыларны интеллектуаль-иҗади һәм фәнни-гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Олимпиадада катнашу өчен 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары командасы, команда җитәкчесе-Ольга Вячеславовна Блинова, 7 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы чакырылган иде.

Нәтиҗәләр буенча, 7 нче мәктәп укучылары командасы Олимпиада призеры булды.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International