2022 елның 18-20 февралендә Лениногорск шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ спонсорлык ярдәме белән спорт корылмасы кортларында 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган теннис буенча Татарстан Республикасы турниры узды. Ярышлар теннис кагыйдәләре һәм тиешле регламент буенча үткәрелде.
Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Самара, Завьялово, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Егетләр арасында төп турнирда:
1 урын: Хаҗиев Һади, Әлмәт шәһәре
2 урын: Алтынбаев Рамазан, Әлмәт шәһәре
Кызлар арасында төп турнирда:
1 урын: Замалова Мәликә, Казан
2 урын: Пронина Арина, Самара шәһәре