Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле ханым мөрәҗәгать иткән, ул полиция хезмәткәрләренә 16 яшьлек кызының банк картасыннан билгесез кешеләрнең акча урлауларын хәбәр иткән.
Мөрәҗәгать итүче, кызының популяр сайтта гитара сату турында белдерү урнаштыруы хакында сөйли. Икенче көнне аңа әлеге товарны сатып алырга ниятләүчедән хәбәр килә. Язышу барышында сатып алучы сатып алуны илтеп бирү сервисы аша рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Кыз ризалаша, сатып алучы җибәргән сылтама буенча уза һәм үз банк картасының барлык реквизитларын кертә, шул исәптән картаның артындагы 3 санны да кертә. Шуннан соң әлеге картадан акча алына. Кыз мошенниклар корбаны булуын аңлый, әнисенә сөйләп бирә һәм алар полициягә мөрәҗәгать итәләр.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Зыян 6 000 сумга якын тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны интернет-сайтлар, шулай ук аларның сервислары ярдәмендә товар сатканда яки сатып алганда сак булырга чакыра.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге матбугат хезмәте