18 нче февраль көнне 4 нче урта мәктәп базасында, балаларны «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы кысаларында, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте значокларына ия булучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү булды.
Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашты. ГТО нормативларын үтәүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшь армиячеләргә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте аерымлык билгеләре тапшырылды.
ГТОның алтын билгесенә лаек булган иң яшь катнашучы - Ангелина Гәрәева.