Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Дан сиңа, җиңүче-солдат!» иҗади эшләр конкурсы узды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

21 февраль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Дан сиңа, җиңүче-солдат!» дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы үткәрде.

Дәреснең максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Үткәрелгән чара барышында социаль эш буенча белгеч әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Белгеч балигъ булмаганнарга солдатларыбызның каһарманлыклары  турында сөйләде. Балалар геройларның батырлыклары тарихы белән таныштылар. Чарада катнашучылар конкурска иҗади карадылар. Өлкәннәр ярдәме белән балалар геройларның рәсемнәрен ясадылар, үз эшләрен креатив итеп бизәделәр. Чара ахырында иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International