18 февраль көнне 4 нче урта мәктәп базасында балаларны «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү һәм шәһәр һәм район мәгариф оешмаларының иң лаеклы укучыларының ант итү тантанасы узды.
Иң яхшы отрядларга кыйммәтле бүләкләр - юнармия формасы комплектлары тапшырылды. Бәйрәм тантанасында «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, «Мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Вагыйз Санатуллин, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Николай Степанов, «Юнармия» штабы начальнигы Илья Мишин, запастагы подполковник В. И. Золотухин, «Беркут» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Рамил Даутов, чик сакчылары берлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.