Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
"Кадерле ир-егетләр, Лениногорск районы Башлыгы, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм аяз күк йөзе телим!" - дип котлады район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк.
Отставкадагы подполковник, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Илья Мишин да үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм программасында мәдәният йортының барлык иҗат коллективлары да катнашты: «Астра», «Империя», «Браво», «Пируэт», «Желание летать» үрнәк вокаль ансамбле солистлары, Максим Мальковский, Людмила Михайлова чыгыш ясады.