Лениногорск нефть техникумы күргәзмә экспозициясендә катнашты

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 февральдә «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгының «Алабуга – Политех» инженерлык көллияте территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.

Коллегия кысаларында предприятиеләр, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары күргәзмәсе оештырылды. Лениногорск нефть техникумы «Татнефть»ГАҖ партнер - эш бирүче белән хезмәттәшлек турында презентация белән күргәзмә экспозициясендә катнашты.

Республика Президенты алдында директор Игорь Врублевский чыгыш ясады һәм «BLK – 360 җир өсте сканеры», «TS 16 роботлаштырылган тахеометры» дигән яңа җиһазларны күрсәтте. Әлеге җиһазның практик дәресләрдә, уку практикаларында актив кулланылуын сөйләде. Бу, үз чиратында, нефть һәм төзелеш тармаклары өчен уникаль һәм сыйфатлы урта һөнәри белем бирү белгечләре җитештерүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International