Татарстанның җиде шәһәре 2022 елда Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнаша. Лениногорскида югары буалар каскады территориясен төзекләндерәчәкләр.
Бу территория буенча заявка 2021 елда җибәрелгщн иде, әмма ул җиңү яуламады. Быел без проектны яңадан карыйбыз, аны яңартабыз.
Тиздән һәр территориядә тематик вакыйгалар башланачак. Экспертлар һәр районны өйрәнделәр, җирле халык белән таныштылар һәм индивидуаль программа төзеделәр. Безнең шәһәрдә 2 вакыйга узачак-яңалыкларны күзәтегез!