Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә лениногорскилылардан мошенник гамәлләр факты буенча берьюлы 3 хәбәр килде.
Бер көнне төнлә Лениногорск шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызның стационар телефонына шалтырату булды. Шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм апасының үлем белән тәмамланган юл-транспортһәлакәтендә гаепле булуын һәм бу мәсьәләне «хәл итү» өчен акча кирәк булуын хәбәр иткән. Сөйләшүне өзеп, гариза бирүче апасына шалтыратып, аның белән барысы да тәртиптә булуына ышана.
Бер көннән билгесез затлар 81 яшьлек өлкән яшьтәге ханымнан кызын «коткару» өчен 200 мең сум сораган. Пенсионер аларның мошенниклар булуын аңлый һәм трубканы куя.
Шундый ук хәл 62 яшьлек хатын белән дә булган. Бу очракта "бәлагә"улы эләккән булып чыга һәм хатын әңгәмәдәшенә акча тапшырган. Зыян 200 мең сумга якын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр өлкән яшьтәге гражданнарны уяу булырга һәм мондый шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Әгәр туганнарыгыз яки танышларыгыз телефон аша акчалата ярдәм сорасалар, мондый үтенеч белән СМС-хәбәрләр җибәрсә, һичшиксез, аларның телефоннарына шалтыратып белешегез.
Тәртип сакчылары гражданнарга ата-аналары, өлкән туганнары беләнпрофилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм мондый хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга киңәш итә.
Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.