Бүген мэриядә урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча район Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Шулай ук район Башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры Руслан Куличков докладлар белән чыгыш ясадылар.
Радий Ринатович үзенең чыгышы барышында катнашучыларны 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ул шулай ук үткәрелгән санитар-савыктыру чаралары, табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.
Урман хуҗалыгы директоры Руслан Куличков товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, агач ташу һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләренең узган елда башкарылган эшләр турындагы хисапларын тыңлаганнан соң, әлеге тармакның мөһимлеген билгеләп үтте, проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.
Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлекне киләсе чорга өстенлекле бурычлар итеп билгеләде.