Республиканың барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Лениногорск районы мәктәпләрендә дә «Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темага парламент дәресләре уза, быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышлана.
Бу атнада җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, дәресләрдә актив катнаштылар.
9 февраль көнне 15 нче сайлау округы депутаты, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 8 нче мәктәптә Парламент дәресендә кунак буларак катнашты. Дәрес 8 сыйныф укучылары өчен "Законнарны яшьтән бел" дигән тема буенча узды.
4 нче сайлау округы депутаты Ирина Чумарина 3 нче мәктәптә Парламент дәресендә булды, 19 нчы сайлау округы депутаты Рәмис Галиев 4 нче мәктәптә булды, 6 нчы сайлау округы депутаты 5 нче мәктәптә Парламент дәресендә катнашты.