10 февральдә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков белән берлектә «Җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында»Федераль законга үзгәрешләр кертү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Оренбург өлкәсенең Абдулино шәһәр округында булды.
Очрашуда, шулай ук, Самара өлкәсенең муниципаль берәмлек башлыгы Денис Павлов, Самара өлкәсенең Чаллы-Вершинский, Похвистнево һәм Шенталы муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Тиздән җирле үзидарә органнарын реформалаштыру көтелә, Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Абдуллино шәһәр округында реформаның ничек баруы, шәһәр округы төзелгәннән соң җирле үзидарә органнарының нинди өстенлекләр алуы, шул ук вакытта нинди кыенлыклар тууы һәм аларны ничек хәл итеп булуы белән танышты.
Очрашу ахырында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.