Лениногорск ГХАТ бүлегендә 5нче мәктәп укучылары белән очрашу үтте

2022 елның 11 феврале, җомга

2022 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларны ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы, гаилә законнары, эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштырдылар. Өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшүдә гаиләгә, һәр кешенең тормышында аның әһәмияте, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларга аңлаешлы формада әти-әниләрнең һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International