Егор Илюхин грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә өченче урынны алды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексы базасында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Турнирда 12 регионнан 153 спортчы катнашты. Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл, Мордовия, Удмуртия, Ульяновск, Самара, Киров, Пермь, Оренбург, Саратов, Түбән Новгород өлкәләреннән иң яхшы көрәшчеләр үз үлчәү категорияләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Лениногорск шәһәрен 3 нче комплекслы спорт мәктәбе укучысы Илюхин Егор 3 нче урынны алды һәм 2-4 мартта Самара шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегенә катнашу өчен сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International