Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кар чистарту мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рим Амеров, шәһәр территориясендә кар чистартуда актив катнашучы предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Быел кыш көне кар күп яуды. 2 февральдән район кабат кар явып китте.
Юл хезмәтләре көн саен ялларсыз эшли, территорияләрне чистарту даими рәвештә алып барыла. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары шәһәр урамнарыннан, шулай ук ишегалды территорияләреннән кар чистартуда һәм чыгаруда актив катнашалар.
Рәгать Хөсәенов барлык территорияне, шул исәптән гомуми файдаланудагы юлларны, ишегалды территорияләрен, шәхси секторны да кертеп, кар чыгару һәм җыештыру өчен конкрет сроклар бирде.
Ял көннәрендә кар чистарту эшләре тәүлек буе башкарылачак. Халыктан автомобильләрне озак вакытка машиналар йөрү өлешендә, шулай ук ишегалларында калдырмауларын сорыйбыз.