«Исток - Башлангыч» үзәге белгечләре «Гаиләдә бала хокуклары»дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды

2022 елның 4 феврале, җомга

3 нче февраль көнне Лениногорск «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова һәм юрисконсульты Гүзәл Нигъмәтуллина, балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан, «Гаиләдә бала хокуклары»дигән темага мәгълүмат сәгате оештырды. Әлеге чарада 7 социаль хезмәт алучы катнашты.


Акциянең максаты: мәгълүмат сәгатендә катнашучыларны балаларның бурычлары белән таныштыру, БМО Конвенциясен кабул итү тарихы һәм анда беркетелгән хокуклар белән танышу.


Zoom - конференция форматында оештырылган чара барышында Гүзәл Рафиковна катнашучыларны төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.Соңыннан социаль эш буенча белгеч Снежана Александровна катнашучылар белән әңгәмә оештырды, анда һәркем үзенең хокукый белемнәре турында мәгълүмат  алды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International