Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, юлларда кар көртләре хасил булачак.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Көчле кар яуганда:

Йортлардагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга, алардан мөмкин кадәр ераграк торырга, шулай ук агачлар янында булмаска һәм алар янында машиналар куймаска кирәк. Мөмкин булганча, өйдә калыгыз.

Әгәр дә сез урамга чыгарга туры килсә, кар һәм бозлавык шартларында, егылмас һәм зыян китермәс өчен, йөргәндә аеруча сак булыгыз!

Машина йөртүчеләргә:

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк.  Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Җылы әйберләр һәм азык-төлек белән запасы алыгыз, кәрәзле телефон зарядка алырга онытмагыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International