Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Кузьмичева Мария Яковлевна янына бардылар

2022 елның 4 феврале, җомга

3 февральдә "Логос"  балаларга һәм яшьләргә психолог-педагог ярдәм үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар - Тимошкин Никита һәм Клинжев Артур хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәне Кузьмичева Мария Яковлевнаның өенә бардылар.

Балалар аңа хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.Аннары ветеран аларга үзенең тормышы турында сөйләде.

Мария Яковлевна Яңа Чишмә районының Ленино авылында туган.Гаиләдә җиде бала була.Гаилә башлыгы - колхоз рәисе, әнисе дә колхоз эшли.Әтисе иртә, 39 яшендә үлә, һәм гаиләгә ничектер  ир-ат ярдәменнән башка яшәргә кирәк була.

Шуңа күрә ул 13 яшендә туган авылыннан Чистайга китә. Сугыш вакыты була.  Соңрак Казанда Горбунов исемендәге авиация заводына фрезерлаучы булып эшкә урнаша, берьюлы өч станокта эшли. Казан авиация заводыннан аны, заводны торгызу өчен, Куйбышевка җибәрәләр.
Лениногорскига ул 19 яшендә килгән. Аның ике баласы, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Ул 35 ел "Надежда" хорына йөри. Мария Яковлевна бик күп грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Мария Яковлевнага рәхмәтебезне җиткерәбез һәм  сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International